Әлки Пенсия фондының район идарәсендә күптән түгел икенче балалары туган аналарга ана капиталы сертификаты тапшыру тантанасы булды.
Ляйсән Галиева һәм Рания Зарипова әлеге танталы вакыйгага ирләре, икешәр балалары белән килгәннәр иде. Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Әлфия Дәүләтшина һәм район ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Халиуллина аларны икенче тапкыр әни булулары һәм ана капиталы алулары белән ихластан котладылар, күркәм теләкләрен җиткерделәр. Әниләргә сертификатлар һәм чәчәк бәйләмнәре, олы балаларына исә уенчыклар тапшырдылар.