Мөмкинлекләре чикле кешеләр декадасы ункөнлеге кысаларында, Балык Бистәсе района “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексы үз йортында бүген ярышлар үткәрде.
Кул эшләнмәләре буенча иҗади конкурс әти-әниләрне дә кызыксындырды. Бәйрәм бик кызыклы булды, бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр калдырды, бәйрәм азагы чәй өстәле артында тәмамланды.