1 декабрьдəн 10 декабрьгə кадəр Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендə Халыкара инвалидлар көненə туры китереп төрле чаралар оештырып үткəрделəр. Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргə гражданлык хәле актын теркәү өлкәсендә бушлай ярдәм күрсәтелде.
Бу көннəрдə ГХАТ бүлегенең гражданлык хәле актын теркәү бүлегенә районның сәламәтлекләре чикләнгән 8 граждан киңәш һәм аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте.
Түбәндәге сораулар буенча:
-кабаттан туу турында таныклык алу;
-кабаттан язылышу турында таныклык алу;
- язылышу актына төзəтмə кертү.
Районның мөрәҗәгать иткән барлык сәламәтлекләре чикләнгән гражданнары да бу көнне тулы күләмдә мәгълүмәт алдылар.
4 декабрь көнне ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова Халыкара инвалидлар көненə багышлап , сәламәтлекләре чикләнгән гражданнарга юридик ярдəм күрсəтү уңаеннан уздырылган “Түгəрəк өстəл” чарасында катнашты.
10 декабрь көнне Югары Ослан муниципаль районы Вахит авыл җирлегендә сәламәтлекләре чикләнгән парлар Закировлар гаиләсе Рəхим улы Рашат һәм Хөснулла кызы Наҗиянең 55 ел бергә матур, тигез гомер итүләрен, зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр. Бу матур парлар гаилə учагын кадерлəп саклап, бер-берсен гомер буе яратып, хөрмәт итеп яши бирəлəр.
Югары Ослан муниципаль районының барлык авыл җирлеклəрендə Халыкара инвалидлар көненə туры китереп төрле тантаналы чаралар үткəрделəр.