“Тимер туй”

2015 елның 11 декабре, җомга

Гаиләнең тууына 65 ел тулу уңае – олы юбилей. Ул – “Тимер туй” исеме белән аталган. Әлбәттә, тимернең ныклыгын Йосыфовлар гаиләсенең ныклыгы белән чагыштырып була.

2015 елның 11 декабрендә ТР Лениногорск шәһәренең ГХАТ бүлеге белгечләре Йосыфовлар гаиләсен  олы юбилей белән котлады. Алар гомер буе диярлек Лениногорск шәһәрендә яшәгән. Гаилә башлыгы Мират абый Зиатдин улы 32 ел ААҖ “ТНГ-ЛенГИС”та баш геолог булып эшләгән, ә Вәсилә апа Исмәгыйль кызы 25 елдан артык НГДУ “Лениногорскнефть” идарәсендә эшли.Алар ике ир бала тәрбияләп үстерәләр. Олы малайлары биология фәннәре профессоры булып Франциядә эшли һәм шунда яши. Бу көннең истәлеге итеп юбиляралар почет кенәгәсенә имзаларын куйдылар һәм ГХАТ бүлеге белгечләренең иң изге теләкләре белән аларга юбилей таныклыгы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International