Биектау районы үзәк мәдәният йортында "Йөрәктән - йөрәккә" дип аталган хәйрия марафон уздырылды

2015 елның 11 декабре, җомга

    Безнең районда  бу чара алтынчы тапкыр уздырыла. Шушы вакыт эчендә миллион ярымнан артыгырак акча җыелды, 120 инвалидка ярдәм курсәтелде. Әлеге чарада  “Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гәрәев катнашты.

    Ул гадәт буенча Халыкара инвалидлар көненә туры китерелә. Акция инвалид балалар тәрбияләүче, матди ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр өчен акча җыюга юнәлтелгән. Марафон аларның тормышындагы авырлыкларга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максаты белән уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International