Корноухово авылында урнашкан картлар йортында бүген бәйрәм

2015 елның 11 декабре, җомга

Һәр елны декабрь башында традицион рәвештә инвалидлар ункөнлеге уза. Шушы декада кысаларында Балык Бистәсе районы Корноухово авылында урнашкан картлар йортында да төрле чаралар үткәрелде.

Корноухово авылның урта гомуми белем бирү мәктәбенең  укучылары картлар йортында яшәүчеләр янына бүген кунакка килделәр. Балалар өлкәннәр өчен табышмаклар әзерләделәр, шулай ук чарада катнашучылар арасында викторина, шахмат-шашка турниры узды.

Чара ахырында Балык Бистәсендә яшәүче Шәрәфетдинов Рәфыйк Сәләхетдин улы картлар йортына истәлекле бүләк – телевизор бүләк итте. Килгән кунаклар белән очрашу олыларда куңелле мизгелләр уеп калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International