2015 елның 7-10 декабрендә Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында (Казан (Идел буе) федераль университеты) базасында дәүләт хезмәткәрләренең “Граждан хәле актларын теркәү органнары хезмәткәрләренең эшендә медиация инструментларын куллану” програмасы буенча квалификация күтәрү курслары узды.
Әлеге курста Татарстан Республикасы ГХАТ органнарының һәр бүлек һәм идарә вәкиле белем алды.
Программа кысаларында катнашучылар тиешле лекцияләр тыңладылар, төрле практикумнар, тренинглар, төркем белән дәресләрдә катнаштылар.
10 декабрьдә квалификация күтәрү курсларын ябу тантанасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе башлыгы - Шәвәлиева Альбина Рафаил кызы катнашты.