ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2015 ел
шимбә

         Мөмкинлекләре чикле кешеләр ункөнлеге декадасы кысаларында, ГХАТ бүлеге Илшат исемле бик матур һәм акыллы егеткә кунакка килде.

Балык Бистәсе муниципаль районы социаль яклау бүлегендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү буенча  түгәрәк өстәл  узды.

     Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2015 елның 12 декабрьда 4 меңенче пар үзләренең никахларын рәсмиләштерделәр. Бу бәхетле пар – Ильназ һәм Маргарита Фатхуллиннар.

Арча муниципаль районы Апаз авыл җирлегендә инвалидлар ункөнлөге уңаеннан Шәрифҗан һәм Нәзифә Галимҗановларны бриллиант туйлары белән котладылар. Юбилярларны балалары, кияү-киленнәре, 8 онык һәм 6 оныкчык котлады.

Арча район мәдәният йортында Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр ункөнлеге ачылу уңаеннан концерт оештырылды. Бәйрәм Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбанның концерты белән башланды һәм  мөмкинлекләре чикләнгән балалар, өлкәннәрнең  җыр, биюләре белән дәвам итте. Соңыннан һәр катнашучы грамоталар, бүләкләр  алды.

Питрәчтә инвалидлар декадасы “Без бергә” дип исемләнгән район фестивале белән тәмамланды. бәйгедә 50 йолдыз һәм һолдызчык катнашты.

 Алабуга ЗАГС бүлеге баш белгече Семенова Елена Владимировна ЗАГС идарәсе оештырган укуларда булып кайтты. Уку барышында алган белемнәрдән ул бик канәгать.

Радин Шәрифулла улы һәм Зөбәрҗәт Габдрахман кызы Шафигуллиннар икесе дә вазыйфаи бурычларын үтәгәндә танышалар. Зөбәрҗәт 17 балалар бакчасында хуҗалык мөдире булып, ә Радин кибеттә эшли. Мөлаем кызны күреп алып, яшь егет аның белән якыннан танышырга була. Бераздан балалар бакчасына Зөбәрҗәт янына килә. Шушы көннән башлап алар гел бергә.


11
декабрь, 2015 ел
җомга

Тантанада физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче өч гаилә һәм әтисе инвалид булган күп балалы гаилә катнашты. аның Бу гаиләләргә тормышларын нык үзгәртергә туры килгән, әмма сабыр канатлары сынмаган, киресенчә, бер-берсен аңлап,  актив социаль тормыш   алып баралар. Бу бик дус һәм көчле гаиләләр. 

     Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2015 нче елның 10 декабрь көнне 20  яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International