Тантанада физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче өч гаилә һәм әтисе инвалид булган күп балалы гаилә катнашты. аның Бу гаиләләргә тормышларын нык үзгәртергә туры килгән, әмма сабыр канатлары сынмаган, киресенчә, бер-берсен аңлап, актив социаль тормыш алып баралар. Бу бик дус һәм көчле гаиләләр.
Чарада "Казан" гаилә Үзәге исеменнән барлык гаиләләргә рәхмәт хатлары тапшырды.
"Здравушка" тернәкләндерү үзәге вәкилләре барлык катнашучыларны котлап, гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырды.
Инвалидлар ункөнлеге тәмамланып килүгә карамастан, безнең җәмгыять алга таба да инвалидлар тормышында актив катнашыр һәм ярдәм итәр дип ышанасы килә.