14 декабрь Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендə гражданнарның дəүлəт актларын теркәү буенча Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне үтте.
Һәр елны декабрь башында традицион рәвештә инвалидлар ункөнлеге уза. Ул халыкара инвалидлар көненә бәйле һәм 1993 елның 3 декабрендә чыккан БМО карары нигезендә билгеләп үтелә.
Шушы көннәрдә Балык бистәсе муниципаль районы Олы Елга авылында яшәүче тыл ветераны Фәхретдинова Разия Фәхретдин кызы 90 яшьлек юбилеен билгели. Шушы олы бәйрәме белән район Башлыгы Илхам Госман улы Валеев исеменнән аңа истәлекле бүләк тапшырылды.
Ел саен 12 нче декабрь көнне илебезнең иң әһәмиятле дәүләт бәйрәмнәренең берсе, Рәсәй Федерациясенең Конституциясе кабул итү көне үткәрелә. Бу көнне бөтен ил буенча истәлекле көнгә багышланган - тематик презентацияләр, күргәзмәләр, бәйрәм концертлары, массакүләм акцияләр һәм митинглар кебек төрле чаралар уза.
2015елның 11 нче декабрь көнне Мамадыш районының 14 яше тулган 20 мәктәп укучысы өчен мәңгегә истә калыр ,мөгаен. Чөнки алар ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә беренче шәхес таныклыгы документын алдылар.
Әлеге мөһим көн уңаеннан 11 декабрь көнне 15 яшь райондашыбызга шәхесләрен раслаучы документ – паспортлар тапшырылды, алар илебезнең тулы хокуклы гражданнары булдылар. 14 яшьләренә инде бу яшь гражданнарыбыз укудагы, спорттагы уңышлары, район тормышында актив катнашулары белән танытып өлгергәннәр. Егет-кызларыбызга ватанпәрвәрлек хисләрен саклап һәм дәүләтебезнең имин киләчәге өчен җан атып, горурланып яшәүләрен телибез.
Баулыда яшәүче күркәм гаилә - Алексей Степанович и Валентина Сергеевна Лещенко Алтын туйларын билгеләп үттеләр. Алексей Степанович һәм Валентина Сергеевна матур гаилә булып, бер- берсен яратып һәм аңлашып, илле ел бергә тату гомер кичерәләр.
Россия Федерациясе Конституциясе кабул итү көне алдыннан Балык Бистәсе районында яшь буын вәкилләренә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру чарасы узды.
Сергей Николай улы белән Нина Владимир кызы гаиләсендә бар да булгандыр: шатлыгы да, кайгысы да, кыен булган вакытлар да аз булмагандыр. Олы бәйрәмнәре белән котлап кунаклар килгән иде. Юбилярлар килгән кунаклар һәм ГХАТ бүлеге белгече тарафыннан күп җылы һәм мактау сүзләре ишеттеләр. Шулай ук бу көннең истәлеге итеп “Көмеш юбилярлар” почет кенәгәсенә имзаларын куйдылар һәм инде аларга язылышу турындагы юбилей таныклыгы да тапшырылды.
Иске Чүриле, Яңа Кырлай авыл җирлекләрендә физик мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларны чәй өстәле артына җыйдалар.
Инвалидлар декадасы уңаеннан Яңа Кишет авыл җирлегендә инвалидлар белән чәй өстәле янында очрашу уздырылды.Авыл тарихы турында презентация күрсәтелде.