ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның 15 декабрендә “Авангард” яшләр узәгендә ГХАТ булеге җитәкчесе Гусманова Лилия Саим кызы паспортлар тапшыру тантанасында катнашты. Сигез яш егетләргә Әгерҗе УФМС җитәкчесе Шадрина Елена Рафаэл кызы беренче документларын бирде һәм иң изге теләкләрен теләде. Гусманова Л.С.бәхетле балаларга буләкләр тапшырды.

Сарман районында алтын, зөбәрҗәт һәм бриллиант туйларын уздыручы  гаиләләрне хөрмәтләү традициягә әверелде. 2015 нче елның 15 нче декабрендә район җитәкчелеге Рафаэль һәм Вакыя Галиәкбәровлар, Рәис һәм Суфия Фатыйховлар, Хәмзә һәм Люция Ялаевларны котлады. Иң җылы теләкләр белән аларга район Башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Юбилярларга ныклы сәламәтлек һәм гаилә бәхете теләп калабыз.


14
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Мөслим районында районның 75 еллыгына багышланган оешма һәм предприятияләрнең үзешчән сәнгать смотр конкурсы узды. Смотр-конкурс патриотик рухны һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту, халык традицияләренең буыннан буынга күчүен тәэмин итү һәм районның мәдәни потенциалын саклап калу максатларында оештырылды.

        Чираттагы «Гаилә дәресе» 2015 нче елның 14 декаберендә Зәй шәһәренең 5 мәктәбендә  ГХАТ бүлегенең баш белгече Гөлнар Гизатуллина  “Гаилә – бүген һәм иртәгә” дигән темага үткәрелде.

Биш пар көч сынашты: Норма авыл җирлегеннән Римма һәм Рәдиф Гомәровлар, Эльвира һәм Тимур Шәрәфетдиновлар, Балтачтан Зөһрә һәм Ранил Галимовлар, Энҗе һәм Алмаз Төхвәтуллиннар, Раушания һәм Раил Мөэминовлар, Фанил һәм Чулпан Әүбәкировлар. Бу конкурслар яшь гаиләләрдә бик зур кызыксыну уятты, киләчәктә бу конкурслар  дәвамлы булсын иде! Киләчәктә “Иң яхшы” исеменә лаек булучы әби-бабай, ул һәм кызларны гына билгелисе калды ахры инде. “Хыял”ларда хыяллар күптер дип өметләнеп, уйларын тормышка ашырырга язсын иде дип телибез.

Хезмәт ветераны Шәмсеталига Сәләх кызы Әсәдуллинага 90 яшь тулды. Шәмсеталига Сәләх кызы 3 бала тәрбияләп үстергән. Әлеге көндә 6 оныгы, 2 оныкчыгы бар.

Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 471 сабый теркәлде: 221 малай һәм 250 кыз. Иң кечкенә бала 750, ә иң зуры – 4730 грамм.  Иң яшь анага – 17, иң өлкән анага 46 яшь.

Инвалидлар ункөнлеген үткәрү  кысаларында коррекция мәктәбендә яхшылык һәм шәфкатьлелек көне уздырылды.  Мөмкинлекләре чикле булган балалар үзләренең  талантларын күрсәттеләр.

   2015 елның 14 декабрь көннен дә, Мамадыш район Советында һәм район башкарма комитетында,  көндезге сәгать 12.00 дән кичке сәгать 20.00 гә кадәр Россия Федерациясе Конституция көне уңаеннан, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча барлык дәүләт һәм җирле үзидарә органнарында да Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне уздырылды. Прием “тере” чират рәтендә, паспорт тәкъдим иткән очракта башкарылды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International