2015 елның 14 декабрь көннен дә, Мамадыш район Советында һәм район башкарма комитетында, көндезге сәгать 12.00 дән кичке сәгать 20.00 гә кадәр Россия Федерациясе Конституция көне уңаеннан, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча барлык дәүләт һәм җирле үзидарә органнарында да Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне уздырылды. Прием “тере” чират рәтендә, паспорт тәкъдим иткән очракта башкарылды.
Шәхси прием Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә дә узды. Приемны ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина уткәрде. Гражданлык хәле актларын теркәү буенча килгән кешеләргә, ГХАТ бүлегенең төп эшчәнлегенә кагылышлы халыкны борчыган сорауларына җаваплар, киңәшләр бирде. Мамадышлылар туры сорауларын биреп, аларга җавап ала алдылар.