Мөслим районында районның 75 еллыгына багышланган оешма һәм предприятияләрнең үзешчән сәнгать смотр конкурсы узды. Смотр-конкурс патриотик рухны һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту, халык традицияләренең буыннан буынга күчүен тәэмин итү һәм районның мәдәни потенциалын саклап калу максатларында оештырылды.
2015нче елның 14 декабре көнне тамашачылар алдына үзенең конкурстан тыш концерт программасын Мөслим район Советы һәм Башкарма комитеты тәкъдим итте. Концертны оештыру һәм үткәрүдә ГХАТ бүлеге коллективы актив катнашты. Программа ялгыз башкарыла торган һәм күмәк, җитди һәм шаян номерлардан торды. Концертта тамашачылар да, катнашучылар да бик күп уңай тәэсирләр алдылар, кичә көчле алкышлар астында узды.