Баулыда яшәүче Шәмсеталига әбигә 90 яшь тулды

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

Хезмәт ветераны Шәмсеталига Сәләх кызы Әсәдуллинага 90 яшь тулды. Шәмсеталига Сәләх кызы 3 бала тәрбияләп үстергән. Әлеге көндә 6 оныгы, 2 оныкчыгы бар.

Зур  бәйрәм өстәле янына  балалар, оныклар, туганнар  җыелып  юбилярны котладылар, рәхмәт сүзләре әйттеләр.

Баулы район Советы аппараты җитәкчесе Р.Г.Хамидуллин юбилярны котлап илебезнең Президентының котлау хатын, бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International