Казанлылар үз балаларына Алексия, Ефим, Ролан, Галиябану, Шакира, Лаура, Давлат һәм Даниэла исемнәрен бирделәр

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 471 сабый теркәлде: 221 малай һәм 250 кыз. Иң кечкенә бала 750, ә иң зуры – 4730 грамм.  Иң яшь анага – 17, иң өлкән анага 46 яшь.

Бу атнада иң популяр исемнәр: Самира, Алиса, Матвей, Ранель, Арслан, Камилла, Арина, Полина. Сирәк очрый торган исемнәр: Алексия, Ефим, Ландыш, Ролан, Галиябану, Варвара, Шакира, Лаура, Давлат, Даниэла.

Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлекләрендә 181 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр.  Иң яшь каләш белән кияүгә 20 һәм 19 ел, иң олы кияүгә – 60, каләшкә – 59 яшь, дип ЗАГС идарәсе хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International