Инвалидлар ункөнлеген үткәрү кысаларында коррекция мәктәбендә яхшылык һәм шәфкатьлелек көне уздырылды. Мөмкинлекләре чикле булган балалар үзләренең талантларын күрсәттеләр.
Бу мәктәптә барлыгы 71 бала белем ала, шуларның 25е - инвалид. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Дмитрий Сапожников район башлыгы исеменнән укучыларга котлау сүзе белән мөрәҗәгать итте. Укучылар әти-әниләренә, укытучыларга, мәктәп директорына бик зур рәхмәтләрен әйттеләр. Чөнки алар һәрвакыт ярдәмгә киләләр һәм яхшылык юлыннан белем иленә илтәләр.