Шушы көннәрдә “Хыял” яшьләр үзәгендә “Иң шәп хатын”ның дәвамы, ләкин инде бу юлы “Иң шәп ир”не билгеләү конкурсы булды

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

Биш пар көч сынашты: Норма авыл җирлегеннән Римма һәм Рәдиф Гомәровлар, Эльвира һәм Тимур Шәрәфетдиновлар, Балтачтан Зөһрә һәм Ранил Галимовлар, Энҗе һәм Алмаз Төхвәтуллиннар, Раушания һәм Раил Мөэминовлар, Фанил һәм Чулпан Әүбәкировлар. Бу конкурслар яшь гаиләләрдә бик зур кызыксыну уятты, киләчәктә бу конкурслар  дәвамлы булсын иде! Киләчәктә “Иң яхшы” исеменә лаек булучы әби-бабай, ул һәм кызларны гына билгелисе калды ахры инде. “Хыял”ларда хыяллар күптер дип өметләнеп, уйларын тормышка ашырырга язсын иде дип телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International