Сарман районында алтын, зөбәрҗәт һәм бриллиант туйларын уздыручы гаиләләрне хөрмәтләү традициягә әверелде. 2015 нче елның 15 нче декабрендә район җитәкчелеге Рафаэль һәм Вакыя Галиәкбәровлар, Рәис һәм Суфия Фатыйховлар, Хәмзә һәм Люция Ялаевларны котлады. Иң җылы теләкләр белән аларга район Башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Юбилярларга ныклы сәламәтлек һәм гаилә бәхете теләп калабыз.