Чираттагы «Гаилә дәресе» 2015 нче елның 14 декаберендә Зәй шәһәренең 5 мәктәбендә ГХАТ бүлегенең баш белгече Гөлнар Гизатуллина “Гаилә – бүген һәм иртәгә” дигән темага үткәрелде. Яшьүсмерләргә гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер –беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү турында сөйләнде. Балалар анкета сорауларына актив җавап биреп, темага кагылышлы тестларны чишеп, гаилә һәм никах өлкәсендәге белемнәрен ныгыттылар.