Һәр елны декабрь башында традицион рәвештә инвалидлар ункөнлеге уза. Ул халыкара инвалидлар көненә бәйле һәм 1993 елның 3 декабрендә чыккан БМО карары нигезендә билгеләп үтелә.
Нәкъ менә бу вакытта Балык Бистәсе районының төрле оешма хезмәткәрләре тагын да кубрәк игътибар бирергә тырыша. Алдан расланган план нигезендә 1 декабрьдә район мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең “Без бергә” дигән иҗат фестивале үткәрелде. Инвалидлар кул эшләре белән декоратив-гамәли күргәзмә оештырды, шулай ук шашка буенча ярыш уздырылды. Чара дустанә мөнәсәбәттә чәй өстәле артында тәмамланды.