Ел саен 12 нче декабрь көнне илебезнең иң әһәмиятле дәүләт бәйрәмнәренең берсе, Рәсәй Федерациясенең Конституциясе кабул итү көне үткәрелә. Бу көнне бөтен ил буенча истәлекле көнгә багышланган - тематик презентацияләр, күргәзмәләр, бәйрәм концертлары, массакүләм акцияләр һәм митинглар кебек төрле чаралар уза.
Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгечләре, 12 нче декабрь көнне яшь парларга мәхәббәт, озын гомер, гайлә бәхете теләделәр! Бәйрәм итү хөрмәтенә Рәсәй Конституциясен кабул итү көненә яшь парларга тантаналы рәвештә Рәсәй Федерациясе Конституцияләре тапшырылды. Чөнки нәкъ менә Конституция шәхси хокукларны һәм гаилә кыйммәтләрен яклауда тәэмин итә. Беренче чиратта, Закон нигезендә буларак, аны һәркем белергә тиеш, чөнки гыйлем законнарын һәм аларны дөрес итеп куллану – тормыш сыйфатын күтәрү өчен ул куәтле этәргеч булып тора.
Яшь парлар никах теркәү залында көткән мондый сюрпризга зур җылылык һәм аңлау хисе белән карадылар, һәм тапшырылган Конституцияләрне зур горурлык белән кабул иттеләр.