12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне

2015 елның 12 декабре, шимбә

Әлеге мөһим көн уңаеннан 11 декабрь көнне 15 яшь райондашыбызга шәхесләрен раслаучы документ – паспортлар тапшырылды, алар илебезнең тулы хокуклы гражданнары булдылар. 14 яшьләренә инде бу яшь гражданнарыбыз укудагы, спорттагы уңышлары, район тормышында актив катнашулары белән танытып өлгергәннәр. Егет-кызларыбызга ватанпәрвәрлек хисләрен саклап һәм дәүләтебезнең имин киләчәге өчен җан атып, горурланып яшәүләрен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International