Иске Чүриле, Яңа Кырлай авыл җирлекләрендә физик мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларны чәй өстәле артына җыйдалар.
Инвалидлар декадасы уңаеннан Яңа Кишет авыл җирлегендә инвалидлар белән чәй өстәле янында очрашу уздырылды.Авыл тарихы турында презентация күрсәтелде.
Утар-Аты авыл җирлегендә физик мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларны өйләренә барып котладылар.
Урта Аты, Наласа авыл җирлекләрендә физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны кабул итү һәм өйләренә барып котлау оештырылды.
Ташкичү авыл җирлеге хезмәткәрләре Яңа Кенәр авылында урнашкан “Өмет” реабилитация үзәгенә концерт программасы белән килделәр.
Яңа Кенәр авыл җирлегендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернатында “Бәхет өчен күп кирәкми” исеме астында зур бәйрәм-тамаша узды. Чарада 105 бала катнашты.