Россия Федерациясе Конституциясе кабул итү көне алдыннан Балык Бистәсе районында яшь буын вәкилләренә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру чарасы узды.
“Калинушка” ветераннар ансамбле башкаруында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимны белән тантаналы өлеш башланды.
Балык Бистәсе районы Башлыгы урынбасары Илнур Ибрагимов барлык яшь буын вәкилләрен сәламләп, бүгенге тантаналы паспорт тапшыру көне белән тәбрик итте.
Казан шәһәрендә урнашкан “Патриот” республика үзәгеннән Шакир Абдусалямов һәм Радмир Гарипов яшьләргә истәлекле сувенир бүләкләр тапшырып, илебезнең горур уллары һәм кызлары булуларын теләделәр.
Һәрберсен аерым тәбрикләп, киләчәктә үз илләренең лаеклы гражданнары булуын теләп, ТП УФМС җитәкчесе Әлфия Альмухаметова, паспорт тапшырды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Каримуллина яшьүсмерләрне тормышларында була торган тантаналы көннәре белән тәбрик итте. Яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе урынбасары Наталья Хамидуллина саулык һәм укуларында уңышлар теләде.
Һәрбер дәүләт гражданы өчен бу мөһим вакыйга, чөнки паспортлы булу илебез алдында булган бурычларны тугъры үтәү дигән сүз.
Тантаналы чарада яшьләр генә түгел, аларның әти-әнисе дә теләп катнашты.
Тантаналы чара азагында Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт программасы дәвам итте.