Балык Бистәсе муниципаль районы социаль яклау бүлегендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү буенча түгәрәк өстәл узды.
Физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар белән район хезмәткәрләре очрашты. Аларның кызыксындырган сорауларга Балык Бистәсе муниципаль районының юхиди, Пенсия фонды, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык, сәләмәтлек саклау бүлеге, мәгариф бүлеге, опека hәм попечительлек бүлеге, эчке эшләр буенча бүлеге, прокуратура, суд приставлары вәкилләре һәм ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре җавап бирделәр.
Иң күп бирелгән сораулар: техник тернәкләндерү җаймалары белән тәъэмин итү, җәмәгать транспорты, торак мәсьәләләре, субсидия-ташламалар буенча, тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалану һәм санаторийга бару.