Арча район мәдәният йортында Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр ункөнлеге ачылу уңаеннан концерт оештырылды. Бәйрәм Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбанның концерты белән башланды һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар, өлкәннәрнең җыр, биюләре белән дәвам итте. Соңыннан һәр катнашучы грамоталар, бүләкләр алды.
Район башлыгы Илшат Нуриев та сәхнәгә чыккач:
– Килгәнемә сөенеп бетә алмыйм. Менә кемнән үрнәк алырга кирәк, – диде.