12 декабрь көнне "Казан" гаилә Үзәгендә берьюлы ике искиткеч пар - Шафигуллиннар һәм Карманаевлар алтын юбилейларын билгеләп уздылар

2015 елның 12 декабре, шимбә

Радин Шәрифулла улы һәм Зөбәрҗәт Габдрахман кызы Шафигуллиннар икесе дә вазыйфаи бурычларын үтәгәндә танышалар. Зөбәрҗәт 17 балалар бакчасында хуҗалык мөдире булып, ә Радин кибеттә эшли. Мөлаем кызны күреп алып, яшь егет аның белән якыннан танышырга була. Бераздан балалар бакчасына Зөбәрҗәт янына килә. Шушы көннән башлап алар гел бергә.

Илдар Хәсәнҗан улы һәм Мария Нигъмәт кызы Карманаевлар сугыш чоры балалары. Яшьләр Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә танышалар. Илдар төзүче булып эшләгән, Мария пешекче. Бервакыт шәһәргә танылган татар җырчысы Әлфия Авзалова килә. Илдар һәм Мария икесе дә концертка киләләр, шунда танышалар да. Шуннан соң очраша башлыйлар.  1965 елның 30 октябрендә гөрләтеп туй ясыйлар.

Һәм менә инде 50 ел юбилярлар иңгә-иң куеп, ике иң якын кеше булып гомер юлын үтәләр. Бу бәйрәм юбилярлар күңелендә озак сакланыр дип ышанабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International