Мәрхәмәтлелек күмсен күңелне

2015 елның 12 декабре, шимбә

         Мөмкинлекләре чикле кешеләр ункөнлеге декадасы кысаларында, ГХАТ бүлеге Илшат исемле бик матур һәм акыллы егеткә кунакка килде.

         Илшат ачык күңелле һәм актив. Безнең килүне шат елмаеп каршы алды. Һәм бүген без аңа күңелебезнең җылысын бүләк итәр өчен килдек. Илшат белән мавыктыргыч уеннар уйнадык, бер-беребезгә табышмаклар әһтештек. Һәм инде азакта, бармакларыбызны төрле төстәге буяуларга манып бүгенге кәефебезне ясадык.

         Билгеле бер көн кысаларында гына түгел, ә көн саен мондый сабыйларга игътибар ңиткерә алсак иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International