Тантанага 5 гаилә чакырылды. Алар узган 50 ел эчендә бик күп авырлыклар, шактый югалтулар да күргәннәр. Ләкин хәсрәт һәм шатлыкны бергә бүлгәннәр.
Азнакай ЗАГС бүлегендә бик зур чара Бөтен Рәсәй семинары “Ак калфак татар хатын-кызлары оешмасы дөнья-күләм татар конгрессы узды. 40, 50 ел бергә гомер иткән һәм яшь парлар чакырылган иде. Семинар бик күңелле узды. Җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Аларга бүләкләр һәм Азнакай муниципаль районы башлыгы исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.
Гаиләсендә бәхетле булган кеше генә бәхетле була ул. Шушы гади генә сүзләргә кеше тормышышының мәгънәсе һәм асылы салынган.
Россия Федерациясе Президенты кушуы нигезендә ел саен, 2003 нче елны 12 декабрьдән башлап, Россия Федерациясе Конституция көне гражданнарны кабул итү бөтенроссия көне үткәрелә.
2015 нче елның 10 нчы декабрь көнендә район китапханәсенең уку залында “Гаилә-тормыш нигезе” дигән информацион сәгать үткәрелде. Үткәрелгән чарага Татарстан Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе җитәкчесенең элеккеге урынбасары Хафизов Борис Тимербай улы килгән иде. Очрашуда ветераннар советы, авыл җирлекләре сәркатиплэре, ЗАГС хезмәткәрлэре катнашты. Борис Тимербай улы якташларының гаилә, демография темасына кагылышлы һәр соравына җавап бирде. ЗАГС хезмәткәрләре көне алдыннан эшлекле, эчтәлекле сөйләшү булды ул.
2015 нче елның 7-8нче декабрендә район мәдәният йортында «Без – сәнгатьле халык» нигезләмәсе кысаларында район Советы, Башкарма комитеты коллективы, финанс-бюджет палатасы һәм авыл җирлекләре эшчәнләре концерт куйды.
2015 нче елның 10 декабрендә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә инвалидлар советы әгъзалары белән түгәрәк өстәл үткәрелде.
14 декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе көнендә унике сәгатьтән егерме сәгатькә кадәр Бөтенроссия гражданнар кабул итү көне уза.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсендә кабул итү 420021, Казан шәһәре, Әхтәмов урамы, 14 нче йорт адресы буенча узачак.
9 декабрьдә, инвалидлар декадасы уңаеннан, Идел буе районы ГХАТ бүлегендә гаилә юбилейларын билгеләп үтүче парларны котлау тантанасы булып узды. Аларны котларга социаль- реабилитация үзәгендә тәрбияләнүче балалар да килгән иде. Гаилә парларына балалар үз куллары белән ясалган «алтын» медальләр тапшырдылар.
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә багышланган хәйрия марафонында рухи терәк белән беррәттән матди ярдәм дә күрсәттеләр.