Гаиләсендә бәхетле булган кеше генә бәхетле була ул. Шушы гади генә сүзләргә кеше тормышышының мәгънәсе һәм асылы салынган.
Тәтеш районының Тайба Таушево авылында соклангыч гаиләләр бик күп. Волковлар гаиләләсе шундыйлардан. Декабрь аенда әлеге гаилә бергәләп пар канат булып яшәүләренең 60 еллыгын билгеләп үттеләр. Бу, бер-берсен хөрмәт итеп мәхәббәттә яшәүләренең, җылылык һәм эчкерсезлекнең ачык мисалы булып тора.Кошки -Новотимбаево авылы җирлеге җитәкчелеге инициативасы белән әлеге күңелле бәйрәмнәре белән котларга юбилярларның йортларына Кошки-Новотимбаево авылы җирлеге Башлыгы С.В.Гаврилов, авыл җирлеге секретаре Н.И.Сачкова, ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова, “Авангард”газетасының баш мөхәррире Л.М.Путятинская килделәр. Алар юбилярларга, туган авылларына тырышып хезмәт итүләре өчен, үзләренең рәхмәтләрен Һәм ихтирамнарын белдерделәр, аларга ныклы сәламәтлек, зур уңышлар, якын кешеләренең ярдәмен һәм игътибарын тоеп яшәүләрен теләделәр, бүләкләр тапшырдылар. Тайба Таушева авылында гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтү традициягә әйләнеп бара.Районыбыз Башлыгы Р.Х.Сафиулловның котлау открыткасы да аларның йортында лаеклы урынын табар.Әлеге котлауны юбилярларга ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова тапшырды. Юбилейларыгыз котлы булсын!