Россия Федерациясе Президенты кушуы нигезендә ел саен, 2003 нче елны 12 декабрьдән башлап, Россия Федерациясе Конституция көне гражданнарны кабул итү бөтенроссия көне үткәрелә.
Өченче гражданнарны кабул итү бөтенроссия көне 2015 нче елның 14 декабрендә 12дән алып 20 сәгатькә кадәр үткәреләчәк.
143-ФЗ от 15.11.1997 “Гражданлык хәле актларын теркәү турныда” нигезендә ЗАГС идарәсенең төп эшчәнлеге актларны теркәү булып тора: туу, язылышу, аерылышуны, баланың атасын билгеләү, уллыкка-кызлыкка алу, исемне үзгәртү, үлүне теркәү булып тора.
14 декабрьне 12 дән алып 20 сәгатькә кадәр Идарәгә килгән кешеләрне гражданлык хәле актларын теркәүгә кергән сораулар буенча шәхси кабул итәчәкләр:
Казан шәһәренең ЗАГС идарә җитәкчесе Гүзәл Фәрит кызы Габбасова (Казан ш., Мередианная ур.,4)
Казан шәһәренең ЗАГС идарә җитәкче урынбасары Фәридә Вәли кызы Гилемханова (Казан ш., Мередианная ур.4)
Казан шәһәренең ЗАГС идарәсенең Идел буе районы бүлегенең җитәкчесе Вера Василий кызы Потапова (Казан ш., Р.Зорге ур.89).
Шәхси кабул итү тере чират буенча һәм паспортны күрсәткәч булачак.