Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә багышланган хәйрия марафонында рухи терәк белән беррәттән матди ярдәм дә күрсәттеләр.
Күп еллар дәвамында старт алучы Марафонның нәтиҗәләре 9 декабрьдә район мәдәният йортында игълан ителде. Бу акчалар барысы да инвалид кешеләргә ярдәм булып барачак.
Быел марафон бүләкләргә бик бай иде. Зур рәхмәтебезне Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылышы депутатлары: Абдуллин Тәлгать Мидхәт улына, Глушков Геннадий Николай улына, шулай ук Челәбе шәһәренең Әфган сугышында катнашучы инвалидлар җәмгыятенең вәкиле Әхмәтгаянов Булат Мирзаян улына һәм эшмәкәр Тютикова Вера Борис кызына белдерәсе килә. Кунаклар алып килгән кер юу машиналарын, телевизорларны, ноутбукларны һәм башка бүләкләрне марафон барышында, мәдәният йортының сәхнә түрендә, мохтаҗ булган гаиләләргә тапшырдылар.
Сәхнәдә төрле ярышларда җиңгән инвалид балаларны котлау тантанасы мәдәният бүлеге һәм инвалид балалар үзләре әзерләгән музыкаль номерлар белән үрелеп барды.
Шунысы сөендерә, мөмкинлекләре чикләнгән барлык мамадышлылар һәрчак игътибар үзәгендә,җылы сүзләрне, район хакимиятеның яклавын, ярдәмен һәм кайгыртуын Декада кысаларныда гына түгел, һәрдаим татып тора.