2015 нче елның 7-8нче декабрендә район мәдәният йортында «Без – сәнгатьле халык» нигезләмәсе кысаларында район Советы, Башкарма комитеты коллективы, финанс-бюджет палатасы һәм авыл җирлекләре эшчәнләре концерт куйды. Концерттан кергән акча сәламәтлеге чикләнгән ике бала тәрбияләнә торган гаиләләргә бирелде. Бәйрәмдә куп балалы Айгөл һәм Илнур Хасановлар гаиләсе, үзләренең зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче Разин һәм Рәзинә Сәхбетдиновлар, алтын туйларына килеп җиткән Николай һәм Анна Тихоновскийлар билгеләп үтелде. Концерт бар кешенең күңеленә хуш килде.