2015 нче елның 10 нчы декабрь көнендә район китапханәсенең уку залында “Гаилә-тормыш нигезе” дигән информацион сәгать үткәрелде. Үткәрелгән чарага Татарстан Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе җитәкчесенең элеккеге урынбасары Хафизов Борис Тимербай улы килгән иде. Очрашуда ветераннар советы, авыл җирлекләре сәркатиплэре, ЗАГС хезмәткәрлэре катнашты. Борис Тимербай улы якташларының гаилә, демография темасына кагылышлы һәр соравына җавап бирде. ЗАГС хезмәткәрләре көне алдыннан эшлекле, эчтәлекле сөйләшү булды ул.