6 июнь көнне Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә яңа туган сабыйга исем кушу тантанасы узды. Бөгелмәлеләр – Елена Викторовна һәм Федор Александрович Горшениннар гаиләсендә күптән көтелгән шатлык – беренче бала дөньяга килде.
6 июнь көнендә, бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә, Россиядә Рус теле көне билгеләп үтелә. Бәйрәм РФ халыкларының гомуммилли байлыгы, халыкара аралашу чарасы һәм дөнья цивилизациясенең мәдәни һәм рухи мирасының аерылгысыз өлеше буларак рус телен саклау, яклау һәм алга таба үстерү өчен оештырылган.
2019 нчы елның 6 нчы июнь бөек рус шагыйре, әдибе һәм драматургы А.С Пушкинның туган көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре гаилә нигезенә багышланган иҗади прект башлап җибәрделәр.
2019 елның 05 июнь аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 1000 бала туу турында акт теркәлде. 30 май көнне Корноухов Юрий Виталий улы һәм Алия Ирек кызы гаиләсендә ир бала туган. Балага матур Радель исеме кушылды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Г.Р. Нигъмәтуллина Тула өлкәсендә гражданлык хәле актларын теркәү һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү буенча Комитет рәисе Т.А. Абросимова белән эшлекле киңәшмә үткәрде.
2019 нчы елның 5 нче июнь көнендә ГХАТ Идарәсенең тантаналар залында 14 яше тулган түбән камалыларга паспортлар тапшыру тантанасы үтте. Чара Рәсәй көнен билгеләү кысасында оештырылды.
Халкыбының элек-электән калган Сабантуена бирнә җыю гадәте бүгенге көндә дә узенең матурлыгын югалтмый. 5 июнь көнне Теләче районы предприятия хезмәткәрләре көче белән 2019 елның Сабантуй бәйрәменә бирнә җыю башкарылды.
Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды.
Икенче, өченче һәм аннан соңгы балалары туган Яшел Үзәннең ун гаиләсе ана капиталы сертификатына ия булды.
Балаларны яклау көне- бүләкләр һәм һава шарлары белән күңелле бәйрәм генә түгел, ә балаларны котлап, җәмгыятькә бала хокукларын саклау һәм хөрмәт итү кирәклеге турында искәртергә сәбәп тә.
Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре бу көн уңаеннан күп балалы гаиләләргә игътибар итәргә карар кылдылар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе барлык мөселманнарны изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме башлану белән чын күңелдән тәбрик итә!
Бу игелекле камилләшү бәйрәме кешеләрне дуслыкка, мәрхәмәтлелеккә, иҗади эшләргә этәрә, гаилә нигезләрен ныгытуга ярдәм итә. Җәмгыятьтә ислам кыйммәтләрен саклау аның бай мәдәни мирасын хөрмәт итү, яшьләрне өлкәннәргә карата хөрмәт рухында тәрбияләүдән гыйбарәт.