2019 нчы елның 6 нчы июнь бөек рус шагыйре, әдибе һәм драматургы А.С Пушкинның туган көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре гаилә нигезенә багышланган иҗади прект башлап җибәрделәр.
Түбән Кама яшьләре язучының повесть, әкият һәм хикәяләреннән өзекләр укыдылар, гаилә турында канатлы сүзләрен сөйләп үттеләр. Яшь парларга һәм Идарәбез кунакларына бүләк буларак Никахлашу сараеның керү урынында әдәби почмак рәвешендә ясалган фотографиягә төшү урыны барлыкка килде.