Әлмәт шәһәрендә 1000 бала туган

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

2019 елның 05 июнь аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 1000 бала туу турында акт теркәлде.

30 май көнне Корноухов Юрий Виталий улы һәм Алия Ирек кызы гаиләсендә ир бала туган. Балага матур Радель исеме кушылды.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, гаилә башлыгына баланың  беренче дәүләт документын - туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.

Сәламәт булыгыз, гаиләгездә бәхетле һәм якты көннәр күп булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International