Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе барлык мөселманнарны изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме башлану белән чын күңелдән тәбрик итә!
Бу игелекле камилләшү бәйрәме кешеләрне дуслыкка, мәрхәмәтлелеккә, иҗади эшләргә этәрә, гаилә нигезләрен ныгытуга ярдәм итә. Җәмгыятьтә ислам кыйммәтләрен саклау аның бай мәдәни мирасын хөрмәт итү, яшьләрне өлкәннәргә карата хөрмәт рухында тәрбияләүдән гыйбарәт.
Барлык мөселманнарга да бәйрәм кәефе, бәхет, шатлык, күңел җылысы, нык сәламәтлек һәм иминлек телибез!