2019 елның май аенда Мамадыш ГХАТ булегендә 24 туу очрагы теркәлгән: елның 6 нчы ае районыбызга 14 малай һәм 10 кыз бүләк итте. Туган сабыйларның тугызы – гаиләдә көтеп алынган беренче балалар булса, сигезе – икенче, алтысы – өченче, 1 бала – дүртенче һәм күбрәк булып аваз салган. Иң яшь әнигә 19, ә иң яшь әтигә 21 тулган. Иң өлкән әнигә 39, иң өлкән әтигә – 52 яшь. Мамадышлылар өчен иң үзгә исеменәр рәтендә - Ильдана, Асель, Делия исемнәре булса, иң популяр исемнәр – Рания һәм Самир.
1 июнь көнен кечкенә минзәләлеләр һәм аларның ата-аналары күңелле итеп билгеләп үттеләр. Бу көнне ГХАТ бүлеге мөдире Анна Куприянова өч гаиләгә туу турында таныклык тапшырды.
1 июн 2019 елда балаларны яклау көнендә матур пар Алсу һәм Динар Мухамадуллинар узләрнең никахларын рәсмиләштерделәр.
2019 елның 1 июнендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чаралар кысаларында Лениногорск шәһәренең «Юбилейный» паркында 10 гаиләгә тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлары тапшырылды.
2019 елның 1 июнендә-җәйнең беренче көнендә Әлмәт шәһәре балалар хастаһәнәсенә кергән перинаталь узәктә тантаналы рәвештә әниләр белән нәниләрне чыгару чарасы үткәрелә. Яшь әниләрне бәбиләре белән бәхетле әтиләр, туганнары каршылады.
Туй һәр кеше тормышында искиткеч вакыйга ул! Һәм барыбызга да бу онытылмаслык көнне аерым җылылык белән каршылыйсы килә. Җәйге туй - ул һәрвакыт якты буяулар һәм онытылмаслык хисләр. Нәкъ менә шуңа күрә яшь парларның күбесе елның җылы вакытында гаилә коруны билгеләп үтәргә омтыла.
2019 елның 1 июнендә Татарстан Республикасында традицион «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дигән хәйрия акциясе старт алды.
Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә май аенда туучылар санына йомгак ясалды.
Май аенда Бөгелмәдә 78 бала туган. Шуларның 42се - малай һәм 36сы - кыз, шул исәптән бер игезәк пар. Дөньяга килгән 78 баланың 31е - гаиләдә беренче, 35е - икенче, 8е - өченче, 4се-дүртенче һәм аннан да күбрәкләр. Бу айда туган иң зур сабыйның авырлыгы 4800 гр., иң кечкенә гәүдә авырлыгы – 1235 гр. Минималь озынлыгы – 37 см, максималь озынлык – 59 см.
2019 нчы елныӊ 1 нче июнь Балаларны саклау көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә экскурсиядә «Балкыш» социаль балалар йорты тәрбияләнүчеләре булып кайттылар.
Май аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 24 сабый теркәлде:7-малай һәм 17 кыз. Шуларның 6 сы гаиләдә беренче бала, 9 – икенче, 6 - өченче, 1-дүртенче, 1- бишенче, 1-алтынчы бала булып туган.
Әти-әниләр балаларына Самир, Арзуман, Эльдар, Павел, Сөләймән, Михал, Руслан, Алита, Амелия, Мира, Самира, Валерия, Дина, Асия, Динара, Дилия, Анна, Ника, Кристина, Сафия, Алия, Ясмина, Мәрьям, Аэлита дигән матур исемләр бирделәр.