Туй һәр кеше тормышында искиткеч вакыйга ул! Һәм барыбызга да бу онытылмаслык көнне аерым җылылык белән каршылыйсы килә. Җәйге туй - ул һәрвакыт якты буяулар һәм онытылмаслык хисләр. Нәкъ менә шуңа күрә яшь парларның күбесе елның җылы вакытында гаилә коруны билгеләп үтәргә омтыла.
Җәйнең беренче көнендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә, балаларны яклау көнендә, 9 пар үзләренең гаилә берлекләрен теркәде. Әлбәттә, һәр парда кунакта искиткеч күңелле балалар булды. Ә ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре балаларның күзләренә һәм елмаюларына күз төшерергә тырыштылар.
Кадерле яшь парлар, сезне шушы бәхетле көнегез - туй көне белән котлыйбыз! Бер-берегезне яратып, саклап, хөрмәт итеп яшәгез. Йортларыгызда балалар көлүе яңгырасын һәм һәрвакыт ышаныч, өмет һәм мәхәббәт яшәсен.