Май аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 24 сабый теркәлде:7-малай һәм 17 кыз. Шуларның 6 сы гаиләдә беренче бала, 9 – икенче, 6 - өченче, 1-дүртенче, 1- бишенче, 1-алтынчы бала булып туган.
Әти-әниләр балаларына Самир, Арзуман, Эльдар, Павел, Сөләймән, Михал, Руслан, Алита, Амелия, Мира, Самира, Валерия, Дина, Асия, Динара, Дилия, Анна, Ника, Кристина, Сафия, Алия, Ясмина, Мәрьям, Аэлита дигән матур исемләр бирделәр.
Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлегендә 5 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләшкә 24, ә иң яшь кияүгә 26 яшь, иң олы кияү һәм кәләшкә – 60 яшь.