Балаларны саклау көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә социаль балалар йорты тәрбияләнүчеләре булып кайттылар

2019 елның 1 июне, шимбә

2019 нчы елныӊ 1 нче июнь Балаларны саклау көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә экскурсиядә «Балкыш» социаль балалар йорты тәрбияләнүчеләре булып кайттылар.

Балалар  ГХАТ Идарәсенеӊ тантаналар заллары белән таныштылар, балалар рәсемнәреннән һәм фотоэкспозицияләреннән гаилә институтын ныгытуга юнәлгән күргәзмәне карап үттеләр.

ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләреннән гражданлык хәле актлары һәм һәр баланыӊ хокуклары белән таныштылар. Балалар зур теләк белән табышмаклар чиштеләр һәм иҗади осталыкларын күрәттеләр. Очрашуны тәмамлап хезмәткәрләр һәр балага буяу китапчыкларын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International