2019 елның 1 июнендә Татарстан Республикасында традицион «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дигән хәйрия акциясе старт алды.
Әлмәт шәһәренең яшь парлары, гадәттәгечә, «мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дигән хәйрия акциясендә катнаша. Яшьләр алып килгән мәктәп кирәк-яраклары авыр тормыш хәлендә калган укучыларга тапшырылачак. Акциянең төп максаты – мохтаҗ булган сабыйларга матди ярдәм күрсәтү.Бу изге эштән битараф калмагыз, дуслар!