2019 елның 1 июнендә-җәйнең беренче көнендә Әлмәт шәһәре балалар хастаһәнәсенә кергән перинаталь узәктә тантаналы рәвештә әниләр белән нәниләрне чыгару чарасы үткәрелә. Яшь әниләрне бәбиләре белән бәхетле әтиләр, туганнары каршылады.
Бу көн бала тудыру йөртыннан чыгарылучы әниләр өчен аеруча истәлекле, чөнки Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре шунда ук бәхетле әти-әниләргә сабыйның беренче документы-туу турында таныклыклар тапшырдылар.Миргалиев Ильдар Радик улы һәм Гөлназ Минзагит кызы гайләсендә,2019 елның 28 май көнне уллары Самат туган, Сираздинов Вагыйз Әсхәт улы һәм Ильвира Ильфат кызы гайләсендә 2019 елның 29 маенда кыз бала туа, аңа матур Азалия исеме кушылды. 29 май көнне Сунарчин Радик Ильдар улы һәм Найлә кызы гаиләсендә ир бала дөньяга килгән. Балага Эрик исеме кушылды.
Сабый чакта бар да рәхәт,
Татлы төш, хыял вакыт.
Әти-әни кочагында
Мәнгегә калырга язсын.