Лениногорск муниципаль районында ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы

2019 елның 1 июне, шимбә

2019 елның 1 июнендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чаралар кысаларында Лениногорск шәһәренең «Юбилейный» паркында 10 гаиләгә тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлары тапшырылды. Чарада Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Галиәгъзәм улы Хөсәенов, Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре Пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Руслана Насыйх кызы Хәйруллина һәм «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Яков кызы Миннигаләмова катнашты. Яңа туган балаларның ата-аналары исеменә тормышларындагы бәхетле вакыйга-бала туу белән котлау сүзләре яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International