Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә май аенда туучылар санына йомгак ясалды.
Май аенда Бөгелмәдә 78 бала туган. Шуларның 42се - малай һәм 36сы - кыз, шул исәптән бер игезәк пар. Дөньяга килгән 78 баланың 31е - гаиләдә беренче, 35е - икенче, 8е - өченче, 4се-дүртенче һәм аннан да күбрәкләр. Бу айда туган иң зур сабыйның авырлыгы 4800 гр., иң кечкенә гәүдә авырлыгы – 1235 гр. Минималь озынлыгы – 37 см, максималь озынлык – 59 см.
Май аенда туган кызлар өчен иң популяр исемнәр арасында – Кира, София, Софья. Бөгелмәлеләр үз сабыйларына кушкан иң популяр малай исемнәре - Родион, Давид, Марк.
Сирәк классик исемнәр: Гордей, Игнат, Герман, Тимофей, Александра, Варвара, Ульяна.
Иң үзенчәлекле хатын – кыз исемнәре - Сияна, Инесса, Илана, ир –ат исемнәре - Агил, Родослав.