1 июнь көнен кечкенә минзәләлеләр һәм аларның ата-аналары күңелле итеп билгеләп үттеләр. Бу көнне ГХАТ бүлеге мөдире Анна Куприянова өч гаиләгә туу турында таныклык тапшырды. Россия Пенсия фонды идарәсенең Минзәлә районындагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Алсу Ганиева җиде гаиләгә ана капиталы дәүләт сертификаты, социаль яклау бүлеге мөдире Татьяна Мясникова районның күп бала тәрбияләүче биш гаиләсенә шул турыда таныклык тапшырдылар. Шулай ук “Минем шәҗәрәм” генеалогик тикшеренүләр республика конкурсының, “Балалар нәрсә турында хыяллана” иҗади эшләр конкурсының җиңүчеләре мактау кәгазьләре һәм бәләкләр белән бүләкләнде. Бәйрәмнең кульминацияле моменты әкият һәм мультипликацион геройлар парады булды. Чара бию флэшмобы белән тәмамланды.