6 июнь көнендә, бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә, Россиядә Рус теле көне билгеләп үтелә. Бәйрәм РФ халыкларының гомуммилли байлыгы, халыкара аралашу чарасы һәм дөнья цивилизациясенең мәдәни һәм рухи мирасының аерылгысыз өлеше буларак рус телен саклау, яклау һәм алга таба үстерү өчен оештырылган. Рус теле-дөньядагы иң зур телләрнең берсе, славян телләренең иң киң таралганы, географик яктан иң киң таралган европа теле һәм бу телдә сөйләшүчеләрнең гомуми саны буенча дөньяда беренче унлыкта урын алып тора. Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә бәйрәм уңаеннан никах теркәү тантанасы вакытында шагыйрьнең «Мәхәббәткә барысы да буйсына...» дигән үлемсез сүзләре яңгырады. Кунаклар, яшь парлар үзләре дә тантанадан бик канәгать калдылар!