Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды.
Икенче, өченче һәм аннан соңгы балалары туган Яшел Үзәннең ун гаиләсе ана капиталы сертификатына ия булды.
Яшел Үзән, һәм Югары Ослан районнары буенча Россия Пенсия фонды Идарәсенең баш белгече Екатерина Бурунина бәхетле ата - аналарны мөһим һәм шатлыклы вакыйга-бала туу белән котлады, гаиләләргә сәламәтлек, иминлек теләде һәм өлкәннәргә балаларының даими кайгыртуга һәм яклауга мохтаҗ булуын һәм өлкәннәр моның өчен җаваплы булуын искәртеп узды. Аннан соң, тантаналы рәвештә ана капиталы сертификатларын тапшырып, Екатерина Бурунина гаиләләргә ана капиталы акчаларын нинди максатларга юнәлтергә мөмкин булуы турында хәбәр итте.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре балаларны бәйрәм белән котладылар, рәсем ясау өчен альбом бүләк иттеләр.