Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Г.Р. Нигъмәтуллина Тула өлкәсендә гражданлык хәле актларын теркәү һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү буенча Комитет рәисе Т.А. Абросимова белән эшлекле киңәшмә үткәрде.
Очрашу барышында норматив-хокукый базаны камилләштерү, гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу системасы эшчәнлеген ресурслар һәм кадрлар белән тәэмин итү, шулай ук ГХАТ Бердәм дәүләт реестры эшчәнлеге мәсьәләләре тикшерелде. Аеруча тармак алдында торган актуаль мәсьәләләрне хәл итүдә актив төбәкара хезмәттәшлекне саклауның мөһимлеге ассызыклап үтелде.